В Татарстане в ДТП погиб имам из Муслюмовского района

В Мамадышском районе Татарстана утром в ДТП погиб имам-мухтасиб Муслюмовского района 36-летний Абдулькарим Муратов погиб в ДТП, сообщил заместитель муфтия РТ по работе с территориями Мансур Джалялетдинов.

Предварительно, сегодня утром имам на "Ладе" превысил скорость, потерял управление и перевернулся в кювет, он погиб от полученных травм на месте аварии.

Муфтий Татарстана Камиль Самигуллин сообщил, что у погибшего остались супруга и шестеро детей. От имени ДУМ РТ и от себя лично он выразил семье погибшего соболезнования.

Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов китеп барды. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Кичә РИИ-да магистрлык диссертациясен уңышлы яклады. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларының гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм. Хакыйкатьтә, без барыбыз да Раббыбызга кайтачакбыз, Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез. Хөрмәтле хәзрәтебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр майтарырга җитешербез, дип хаталанабыз, әмма тормышыбыз исә теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде. Ихлас күңелдән Аллаһыга мөрәҗәгать итәм: Раббыбыз тереләрнең һәм вафат булучыларның, якында һәм бездән еракта булганнарның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гөнаһларын гафу итсен! Раббым, тормыш бүләк иткән һәр бәндәңә ислам белән яшәп, иман белән Ахирәткә күчүне насыйп ит...

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)

Выражаю глубокие соболезнования родным и близким, погибшего в результате автокатастрофы, имам-мухтасиба Муслюмовского района Республики Татарстан Абдулькарим хазрата Муратова. Я разделяю с вами горечь и боль от этой тяжелой, невосполнимой утраты. Внезапно оборвавшаяся человеческая жизнь – утрата, которую нельзя восполнить. С глубоким прискорбием воспринял я трагическое известие о случившемся. Мы глубоко скорбим вместе с родными и близкими уважаемого хазрата. Взываем Всевышнего Аллаха об упокоении душ погибших. «Поистине, мы все во власти Аллаха, и лишь к Нему возвратимся». Прошу Вас принять мое искреннее соболезнование. Бүген юл халәкатендә фаҗигале рәвештә безнең арабыздан хөрмәтле хазрәтебез, коллегабыз, дустыбыз, Мөслим районының имам-мөхтәсибе Абдулькәрим хазрәт Муратов Аллаһ тәгаләнең хозурына күчте. Бу кайгылы хабәрне йөрәк сыкранып кабул итте. Ихлас күңелдән бу кайгыны хазрәтнең туганнары белән уртаклашамын. АллаҺ тәгалә аның барасы урыннарын фирдәвес җәннәтләрендә насыйп итсен, бу дөньяда яшәгән вакытында булган ялгышлыкларын һәм гонаһларын гафулардан иләсен. Бу фаҗигадә безнең өчен, өммәтебез өчен олы югалту булды. "Чынлыкта без барыбызда Аллаһ тәгаләнең хокемендә һәм бары тик Аңа гына кире кайтачакбыз". Аллаһ тәгалә кылган догаларыбызны кабул итсен.

Публикация от Mansur Dzhalyaletdin (@mansurhazrat)